Бер егет интим-кибетне баскан
23 яшьлек егет әлеге гамәлгә этәргән сәбәпләрне ачык кына аңлата алмаган.
Тикшерү күрсәткәнчә, ул 2 ноябрьдә Казандагы интим-кибеткә кергәч, "өлкәннәр өчен товарлар" белән тартманы эләктереп, чыгып кача. Кибеткә килгән зыян 2,8 мең сум тәшкил итә. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган, каракка карата җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа