Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер банка сырасы 10 мең сумга барып төшкән

Әлмәт шәһәр прокуроры 55 яшьлек хатын-кызга булган дәүләт гаепләвен хуплап чыккан.

Ул балигъ булмаганнарга исерткеч эчемлек сатуда гаепләнә. Гагарин урамындагы "Юность" кибете сатучысы узган ел 25 июньдә кичке сәгать алтылар тирәсендә 17 яшьлек кызга ике банка сыра саткан һәм шуның өчен административ җаваплылыкка тартылган. Әмма шуңа да кармастан, ул бу законсыз гамәлен дәвам иткән, тагын 17 яшьлек үсмер егеткә сыра саткан. Суд аңа 10 мең сум күләмендә штраф салган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса