Реклама
Үткән айда uslugi.tatarstan.ru ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша 180 млн.сумнан артык 151 меңнән артык түләү булган.
Бер ел эчендә түләүләрнең күләме икеләтә арткан - алар 2013 нче елның февралендә 93,6 млн. сум булган. Бу хакта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша элемтә, телевидение һәм Интернет, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләргә, булган штрафларны тикшерергә һәм түләргә, өйдән чыкмыйча, счетчиклардагы күрсәткечләрне кертергә мөмкин.
"ТР хезмәтләре" мобиль кушымтасы уңайлы урында смартфон яки планшет аша торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә мөмкинлек бирә.
Әлмәт районы