Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бензинга бәя артачак?

Белгечләр фикеренчә, АИ-92 маркалы бензинның бер литры 36 сумга кадәр күтәрелергә мөмкин.

Нефть чыгаруга салымны арттыруга юнәлтелгән закон проектына үзгәрешләр кертү бензинның бәясен арттыруга китерәчәк. Яңа закон проекты Дәүләт Думасында беренче укылышны узган инде. Документта нефть һәм нефть продуктларына өч ел дәвамында барлык экспорт пошлиналарын әкренләп киметү турында язылган, дип хәбәр итә "Эфир-24". Шуның белән беррәттән нефть чыгаруга һәм газ конденсатына салымны арттыру планлаштырыла. Бүген АИ-92 маркалы бензинның бәясе Татарстан буенча уртача алганда 32 сум 50 тиен тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса