Бензин бәясе тагын арта
«Роснефть» һәм «ЛУКОЙЛ» ягулык салу станцияләрендә бензин бәясен инде арттырганнар. Якын арада калган вак заправкалар да бәяләрне арттырыр, ди белгечләр.
«Интерфакс» язганча, майда бензиннан файдалану 25-30 % ка артачак. Бу исә бензин бәясенең артуына китерәчәк. Әлегә ягулыкларга дефицит юк, дип хәбәр итә «ОМТ-Консалт» оешмасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа