Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Белем алу. Карьера-2014” уку урыннары ярминкәсе узачак

24 апрельдә 8.30 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Мәшгульлек үзәгендә "Белем алу. Карьера-2014" уку урыннары ярминкәсе булачак.

Ярминкәгә шәһәрнең 13 профессиональ уку йорты һәм 3 предприятиесе вәкилләре чакырылды. Анда уку йортларына керү тәртибе белән танышырга, профессиональ ориентация ярдәме алырга, ягъни профессия сайлау буенча тест үтәргә мөмкин булачак.

Шулай ук профессияләр турында видеороликлар, профессиональ уку йортлары турында фильмнар, "Мин профессия сайлыйм" дигән балалар иҗаты күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250