Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөек Ватан сугышында катнашкан, нефть тармагы ветераны Мидхәт Җәләев: "Хөрмәтне яулап алырга кирәк"

«Хөрмәтне яулап алырга кирәк. Бары тик кешеләргә карата яхшы мөгамәлә генә игелек булып үзеңә кире әйләнеп кайта».

Бөек Ватан сугышында катнашкан, нефть тармагы ветераны Мидхәт Җәләев гомере буена шушы хакыйкатьне истән чыгармаган. Әле бүген дә ул балаларына, оныкларына, оныкчыкларына шуны тәкърарлаудан туктамый.

Мидхәт Кашапович үз гомерендә күпне күргән кеше. Шуңа да башыннан кичкәннәрне тәфсилләп, белеп сөйли. Бөек Ватан сугышы, япон самурайларына каршы яу, сугыштан соңгы җимереклекне, туган бистәсен торгызу еллары, нефть эшенең нечкәлекләренә төшенү һәм озак еллар промыселда хезмәт кую - героебыз гомер юлының һәр фрагменты, үз өлешенә тигән шушы чорлар турында горурланып сөйли.

Мидхәт ага 1925 елда Бохар бистәсендә (элеккеге Шөгер, хәзерге Лениногорск районы) ишле крестьян гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Мәктәпкә күрше Урмышлы авылына бара, шунда җиде сыйныф тәмамлый.

Сугыш башланганда 16 яшьлек үсмер егет була. Әтисен фронтка алалар. Олы апасы ул вакытка Казанда фармацевтка укып бетереп, Шөгер даруханәсенә эшкә урнаша. Мидхәт гаиләдә иң өлкәне урынына калганлыктан, әнисенә ничек тә булса ярдәм итәргә теләп, үзеннән кечерәк туганнары турында кайгыртуны тулысы белән үз җилкәсенә ала.

Һәрҗирдәге кебек, алар бистәсендә дә тормыш йөген тарту картлар һәм бала-чага иңнәренә төшә. Яшьтәшләре белән бергә Мидхәт тә колхоз басуында тир түгә, сугышка киткән өлкән ир-атларны алыштыра.

1943 елда Мидхәтне дә армиягә алалар. Җирле хәрби комиссариат яшь-җилкенчәкне күрше Иске Куак авылына җыеп укыта. Егетләр биредә эчке каравыл хезмәте уставы белән танышалар, присягага кадәрге әзерлек үтәләр...

Укуның икенче көнендә аларны, бистәдән дүрт егетне, Шөгер хәрби комиссариатына чакыртып китерәләр дә медицина тикшерүе узарга җибәрәләр. Малайлар туганнары белән рәтле-башлы хушлашырга да өлгерми кала - аларны иртә таң белән ашыгыч рәвештә Бөгелмә тимер юл станциясенә озаталар. Өч көн узуга, үзләре үк җайлаштырып көйләгән товар вагоннарына утыртып Забайкальега җибәрәләр. Читага кадәр айга якын барырга туры килә аларга. Караңгы төндә Харанор станциясенә килеп туктаган составны бушаталар, ә егетләргә кием-салым өләшеп, взводларга тараталар.

Мидхәт укчы взводка эләгә. Кемнедер Даурия тимер юл станциясенә, кайберләрен Борзя йөк станциясенә озаталар. Мидхәтне исә Монголия чигендә урнашкан Соловьевскидагы артиллерия полкына күчерәләр.

Идарә взводына эләккән Мидхәт радиотелеграфист була. Махсус элемтә мәктәбендә алты ай укыганнан соң, алар өлкән радист белән берлектә разведчиклар һәм топографлар белән тыгыз элемтәдә торып эшли.

Япон кампаниясе чорында аларның төп бурычы разведчиклар белән бергәләп чиккә кадәр үтүдән һәм аннан япон самурайларының ничек хәрәкәт итүе турында полкка хәбәр итеп торудан гыйбарәт була. Алар хезмәт иткән гаубица артиллерия идарә полкы Монголия, аннары Маньчжурия чикләрен уза, укчы полк артыннан күченә барып, кирәк булганда утка тоту белән аларга ярдәм итә-итә, акрынлап, чакрым арты чакрым үтеп, зур һәм кече Хинганны кичәләр.

Мидхәт Җәләев өчен сугыш 1948 елның башында, Кытайдагы объектларның берсен япон самурайларыннан азат итү буенча операция тәмамланганнан соң гына бетә. Соловьевскига кайткач Мидхәт Кашапович идарә полкын элемтә белән яхшы тәэмин иткән өчен «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнә.

Туган якларына биш елдан соң кабат аяк басу бәхете насыйп була егеткә. Тик Бохарга кайткач әтисенең сугышта һәлак булганын белеп җаны өзгәләнә. Бистә дә ятим бала хәлендә, һәркайда җимереклек, колхозны күтәрү тагын шул ук карт-коры, бала-чага җилкәсендә... Колхоз рәисе Мидхәтне шунда ук бригадир булырга үгетли башлый, ник дигәндә борын төбендә торган язгы чәчүне оештырып үткәрергә кирәк була. Кая барсын - Мидхәт язмышына буйсына. Шулай итеп 350 гектар чәчүлек мәйдан биләүче зур булмаган «Авангард» колхозы сугыштан соңгы җимереклектән арына башлый. Исән калган арык атлар, үгезләр җигеп җир сөрәләр, чәчәләр, соңрак ясалма буа ясыйлар, үз көчләре белән тегермән эшләтеп җибәрәләр, аннары уртак ашлык уру җайланмасы корып җибәрәләр. Шәхси хуҗалыклар да күзгә күренеп тернәкләнә - кош-корт, сарык, куян асрый башлый... Тормыш акрынлап җайга салына. Мидхәт Җәләевне авыл Советы депутаты, аннары рәис итеп сайлыйлар. Бу вазифада ул 15 ел хезмәт куя. Уртак тырышлык белән 60 нчы еллар башында колхозны алдынгылар рәтенә чыгара алсалар да, Мидхәт Кашаповичның үзен башка өлкәдә сынап карау теләге һич кенә дә уеннан китми. Эшләү дәверендә ул хуҗалыкта туфрак составын өйрәнүче нефтьчеләр белән яхшы гына мөнәсәбәтләрне җайга салган була.

Ярты гасыр узган икән инде, ә үзе кичә генә булган сыман, дип башка эшкә ничек күчүе хакындагы хатирәләрен яңарта Мидхәт ага. Шулай берчакны колхозга «Елховнефть» идарәсе начальнигы урынбасары Юрий Сергеевич Корчагин килеп чыга. Чираттагы тапкыр җир мәйданнарының торышын тикшергәннән соң, авыл Советы рәисе Җәләев нефтьче-кунакка аны үзләренә эшкә алуын үтенеп сүз ката. Юрий Сергеевич бераз гаҗәпләнә гаҗәпләнүен, әмма ризалыгын бирә. Өстәвенә Мидхәт Кашаповичны өеннән әллә ни еракка китмичә генә эшли алырлык эшкә урнаштыра. Ни дисәң дә, Мидхәт ага ул вакытта инде гаилә корырга өлгергән була.

- Берни булдыра алмасам да, теләсә нинди эшкә тотынырга әзер идем, - дип сөйли ул. - Иң мөһиме, ул чакларда туган ягыбызда әле колач җәя генә башлаган нефть тармагында файдалы кеше булырга теләгем көчле иде.

Башта аны өеннән ике чакрым ераклыктагы Тукмак промыселына скважиналарның нефть чыгаруына контрольлек итәргә билгелиләр, аннары нефть кудыру буенча оператор итеп күчерәләр. Берничә елдан исә Җәләевкә цехның профсоюз оешмасын җитәкләргә тәкъдим итәләр, местком рәисе итеп сайлыйлар. Мидхәт ага егерме бер ел буена икенче промыселда нефть чыгару буенча оператор була, көн саен берьюлы егермеләп скважинаны карап йөреп чыга. Шушы дәвердә әкренләп нефть эшенең бөтен нечкәлекләренә төшенә, нефтьнең составын тикшерү һәм суланганлык дәрәҗәсен билгеләү өчен лабораториягә нефть пробалары ала. Хәләл җефете Мәгъсүмә Мөхәммәтҗан кызы да аның белән иңгә-иң оператор булып эшли.

Мидхәт Кашапович үзе хезмәт куйган нефть-газ чыгару идарәсен бары җылы сүзләр, рәхмәт хисләре белән генә телгә ала. Инде күптәннән лаеклы ялда булуына карамастан, «Елховнефть» җитәкчелеге ветеранны онытмый, әледән-әле кунакка чакырып, теләсә нинди гозер-үтенечен үтәп торалар икән.

- Хәзер миңа күп кирәкмени инде? - дип эчкерсез елмая әңгәмәдәшем очрашу азагында. - Тугыз дистә елга якын яшәү дәверемдә барына да үзем, үз көчем белән ирештем. Мин бәхетле ир, биш кызыбызның әтисе, оныкларга бай бабай - алар бездә унау, алты оныкчыгыбыз да бар инде. Гаиләдә сүземне тыңлыйлар, киңәшләремне үтиләр. Кече кызым белән дүрт оныгым нефтьчеләр династиясен уңышлы гына дәвам итә. Тагын нәрсә турында хыялланырга була?! Алар намус белән яшәсеннәр, эшләп көн күрсеннәр, ә без Мәгъсүмә Мөхәммәтҗановна белән менә шулай балаларыбызның уңышларына куанып-сөенеп кенә яшәсәк иде.

Эльмира Габидуллина

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса