Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөек Ватан сугышы ветеранын туган көне белән котладылар

8 август көнне Бөек Ватан сугышы ветераны Хәтмулла Мөхәммәтҗановка 88 яшь тулды.

Аны котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Резеда Заһретдинова килде. Район башлыгы исеменнән ул Хәтмулла агага чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды. Ветеранны ул эшләгән "РемСервис" ҖЧҖ профсоюз оешмасыннан да котларга килгәннәр иде.

Хәтмулла Мөхәммәтҗанов Арча районында туган, сугышка алынганчы колхозда төрле эшләрдә йөргән. Фронтка 1943 елда киткән, 3 нче Белоруссия фронтында пехотада рядовой солдат булып хезмәт иткән. Балтик буенда яраланган. Җиңү көнен Мәскәүдә каршылаган. 1947 елда тыныч хезмәткә әйләнеп кайткан.

Башта колхозда бригадир булган, 1950 елда Амур өлкәсенә чирәм күтәрергә киткән. 1959 елда Әлмәткә әйләнеп кайткан, скважиналарга капиталь ремонт ясау бригадасына эшкә кереп, пенсиягә чыкканчы шунда машинист булып эшләгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса