Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын уздыруга өлеш кертергә онытма!

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барышын бүген башкарма комитетта узган киңәшмәдә тикшерделәр.

Анда билгеле булганча, озакламый торак-коммуналь түләүләр квитанциясенең арткы ягына район башлыгының "Бөек Җиңүгә 70 ел" финанс ресурслары фондына акча җыю турындагы мөрәҗәгать басылачак. Ветераннар яши торган йортлардагы сугышта катнашканнарның исеме язылган элмә такталарны алыштыру, һәйкәлләрне яңарту, шулай ук телемарфон уздыру турында да сүз булды.

"Бер генә ветеран да игътибарсыз калырга тиеш түгел", - дип ассызыклады башкарма комитет рәисе Марат Гыйрфанов адреслы ярдәмгә ишарәләп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса