Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхетсезлек очраклары кими

14 сентябрь көнне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары В.Самойлов рәислегендә хезмәтне саклау буенча координацион совет утырышы булып узды.

Хезмәтне саклау, хезмәт шартлары тудыру юнәлешендә муниципаль районда даими һәм максатчан контроль-профилактик эшчәнлек алып бару нәтиҗәсендә быелның 8 аенда объектларда сәнәгать куркынычсызлыгы өлкәсендә хәл-торышның яхшыруы, бәхетсезлек очракларының кимүе күзәтелгән. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, координацион совет рәисе В.Самойлов билгеләп узып, быелның 8 ае күрсәткеч-ләренә тукталды. Отчет ясау чорында шәһәрдә һәм районда 13 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Шуларның 1 се үлем белән тәмамланган, 12 кеше авыр тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, производство травматизмы кимегән. Эшкә яраксыз көннәр саны 2970 не тәшкил иткән, алар өчен түләүләргә 1 миллион 877 мең 93 сум акча тотылган.
Быелның 8 аенда янгыннарның күп булуы борчу тудырган. Әлеге чорда барлыгы 105 янгын очрагы теркәлгән. Аларда 7 кешенең гомере өзелгән, 14 кеше тән җәрәхәтләре алган. Янгыннар чыгуга ут белән саксыз эш итү (41), җылыту приборларын кулланганда кагыйдәләрне бозу (17), кыска ялганыш (17) төп сәбәпләр булып тора.
Юлларда да хәл-торыш тирән уйга сала: 182 юл-транспорт һәлакәтендә (узган елның шушы чорында 150 ДТП теркәлгән) 21 кешенең гомере өзелгән, 231е төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Василий Иванович һәлакәтләр- нең күбесенең исерткеч эчемлек куллану нәтиҗәсе булуын искәртте. Шулай ук җәяүлеләрне таптату ая-ныч хәлләрнең артуына бер сәбәп булып тора. Кешеләр еш кына үзләренә битараф карый, тиеш булмаган урыннарда юлларны кисә, шул рәвешле балаларга да начар үрнәк күрсәтә. Машина йөртүчеләр исә юл кагыйдәләрен сакламый. Россия Эчке эшләр министрлыгы Әлмәт буенча бүлегенең ЮХИДИ бүлеге начальнигы урынбасары А.Шәрәфетдинов юлларда кешеләрнең бер-берләрен хөрмәт итмәү, ягъни каршы полосага керү, дистанция сакламау, тыелган урыннарда машиналарны узу, тизлекне арттыру нәтиҗәсендә һәлакәтләр килеп чыгуын җиткерде.
Айрат Мөкатдәсович соңгы өч елда һәлакәтләрнең кими баруын, быел, киресенчә, арта башлавын ассызыклады.
Социаль иминият фондының 10 нчы филиалы биргән мәгълүматларга караганда, отчет ясау чорында производствода 36 бәхетсезлек очрагы, шул исәптән 22 җиңел авыру теркәлгән. Болар белән бәйле рәвештә 17 кеше 630 мең 991 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган иминият түләүләре алган, ә ай саен бирелүче иминият түләүләре 497 кешегә билгеләнгән.
Дәүләт контроле һәм күзәтүе органнары тарафыннан оешмаларда хезмәт турындагы законның үтәлешен тикшерү юнәлешендә даими җитди эш алып барыла. ТР дәүләт төзелеш күзәтүе инспекциясенең көньяк-көнчыгыш территориаль органы объ-ектларда 86 тикшерү узды- рып, 191 хокук бозу очрагын ачыклаган. Юридик затларга 98 беркетмә төзелеп, барлыгы 1 миллион 309 мең сумлык штраф билгеләнгән. Шуларның 31 е торак фондның капиталь ремонт ясалучы объектларында үткән. Чынлап та, төзекләндерелүче кайбер йортлар яныннан узганда эшчеләр өчен тудырылган хезмәт шартларының начар булуын бик тиз күреп алырга була. Баскычларның һәм стеналарны ремонтлаганда куела торган җайланмаларның төзек булмавы нәтиҗә- сендә кеше сәламәтлегенә зыян килгән очраклар хакында ишетеп беләбез. Куелган таләпләргә, кагыйдәләргә бармак аша карарга ярамый, хезмәткәр-ләр яхшы эш шартлары белән тәэмин ителергә тиеш - утырышта әнә шуңа басым ясалды.
Бу көнне авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау буенча кагыйдәләр үтәлеше турында да чыгыш тыңланды. Әлмәт муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеге начальнигы З.Гарифуллин сүзләренә кара- ганда, бу юнәлештә зур эш алып барыла, белгечләрне укытулар оештырыла, инвесторлар "Союз-Агро" һәм Токарликов исемендәге ААҖ ярдәме белән хезмәт шартлары яхшыртыла. Производство травматизмнарын кисәтүдә икенче дәрәҗәдәге мәсьәләләр юк. Бер генә юнәлештә игътибарны югалтсаң да, хезмәтне саклау белән идарә итү системасына зыян китерергә була. Муниципаль районда әле камилләштерәсе чаралар бар, бары тик һәркемнән җаваплылык сорала.
Ахырдан координацион совет эшчәнлеге канәгать-ләнерлек дип билгеләнде һәм 15 октябрьгә кадәр производствода бәхетсезлек очраклары теркәлгән предприятие җитәкчеләренә аларның сәбәпләрен юк итү буенча уздырылган чаралар барышы турында мәгълүмат җиткерү бурычы куелды.
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X