Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

БДИның икенче дулкыны башлана

Бүген Россиядә Бердәм дәүләт имтиханының икенче дулкыны башлана. Бердәм расписание нигезендә өстәмә чор имтиханнары, резерв көннәрен исәпкә алып, 7-16 нчы июльдә уза.

7 нче июльдә рус теленнән, химиядән, информатикадан һәм ИКТдан БДИ була, 9 нчы июльдә - математикадан, географиядән, чит телләрдән (инглиз, француз, немец һәм испан),11 нче июльдә - җәмгыять белеменнән, рус әдәбиятыннан һәм физикадан, 14 нче июльдә - биологиядән һәм тарихтан, 16 нчы июльдә - барлык фәннәр буенча резерв көн.

Июльдә БДИн үткән елларда мәктәп тәмамлаучылар, чит ил гражданнары, нигезле сәбәпләр аркасында БДИның төп чорында тапшыра алмаган урта һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар, быел кабат БДИна кертелгәннәр тапшыра (мәсәлән, авыру сәбәпле, БДИн төп чорда тапшырмаганнар).

Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте порталында хәбәр ителгәнчә, башлангыч мәгълүмат буенча, июльдә БДИн 45 меңнән артык кеше тапшырачак.

Өстәмә чор өчен, 188 БДИ уздыру пункты әзерләнгән. Кырым ярымутравы халкы өчен Севастопольдә 1 БДИ уздыру пункты булдырылган. Кырымда БДИн 220 кеше тапшырыр дип планлаштырыла.

Шулай ук беренче тапкыр чит илдә 5 БДИ уздыру пункты оештырылган, анда теләге булганнар БДИ тапшыра алачак, бу - Таҗикстан, Кыргызстан, Казакъстан, Молдовия һәм Латвия.

Нәтиҗәләр белән рәсми рәвештә БДИна теркәлгән урында танышып булачак. Шулай ук Бердәм дәүләт имтиханының рәсми мәгълүмат порталында, төп чордагы кебек, "Үзеңнең БДИ нәтиҗәләреңне бел" ("Узнай свои результаты ЕГЭ") сервисы эшләячәк.

http://tatarile.org/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса