Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

БДИны вакытыннан алда тапшыру көннәре күчерелде

11 сыйныф укучыларының бердәм дәүләт имтиханнарын һәм дәүләт чыгарылыш имтиханнарын тапшыруның вакытыннан алда этабы төп чорга, ягъни 25 майдан 29 июньгә кадәр күчерелә.

Бу хакта  Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Имтихан вакытларын күчерү коронавирус инфекциясен профилактикалауга  бәйле.

Элегрәк расланган график буенча вакытыннан алда имтиханнар 20 марттан 13 апрельгә кадәр узарга тиеш иде.

Вакытыннан алда дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашуга гариза биргән чыгарылыш укучыларына, төп чорга гаризаны яңадан теркәү өчен яшәү урыны буенча мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фото:архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса