Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

БДИда контроль нык булачак

Аудиторияләргә видеокамералар урнаштырылачак, металл эзләү детокторлары да эшкә җигелә.

Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин сүзләренчә, быел БДИ биремнәрендә һәм уздыру системасында сизелерлек үзгәреш көтелми, әмма контроль нык булачак.
Имтихан уздырыла торган урынга узганчы, иң беренче эш итеп, БДИ тапшыручының паспортын, пропускын һәм имтихан бирүчеләр исемлегендә булу-булмавын тикшерәчәкләр. Шулай ук барлык элемтә чаралары - кәрәзле телефон һәм коммуникаторлары тыела.

Имтихан уздыру урыннарына видеокамералар да урнаштырыла. Хәзерге вакытта Татарстанда 107 БДИ уздыру пункты бар. Имтиханнар бирү вакытында шуларның 101 е эшләячәк. Быел аларның барысы да күзәтү җайланмалары белән җиһазландырылган. Имтихан тапшыра торган 35 пунктта (613 аудитория) барган видеоязма онлайн режимда күрсәтеләчәк, ягъни туры трансляциядә биреләчәк. Калган 72 пункттан трансляцияләр алып барылмаячак, әмма БДИ уздырылганнан соң, видеоязманы кабат карап чыгу планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса