БДИ тапшырырга теләүче әлмәтлеләрне көтәләр
Әлмәт муниципаль районының мәгариф идарәсе 2015 елгы БДИда катнашырга теләге булган узган еллар чыгарылыш укучыларын терки башлады.
Мәгълүм булганча, 2015 елда дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәртибендә үзгәрешләр бар, БДИга теркәлү сроклары үзгәрде.
БДИда катнашырга теләге булган узган еллар чыгарылыш укучыларына 30 гыйнварга кадәр теркәлергә кирәк. Теркәү мәгариф идарәсендә үткәрелә. Адресы: Р. Фәхретдин урамы, 50 нче йорт, 203, 303 нче бүлмәләр. Телефоннар: 45-16-94, 45-17-00.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа