Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

БДИ тапшыру көннәре расланды

БДИның төп дулкыны 26 нчы майда (дүшәмбе) старт ала, ул көнне укучылар география һәм рус әдәбиятыннан имтихан бирә ала.

БДИ түбәндәге көннәрдә кабул ителә:

29 нчы майда - рус теле, 5 нче июньдә - математика, 2 нче июньдә - чит телләр буенча (инглиз, француз, немец, испан) һәм физика, 9 нчы июньдә - информатика һәм ИКТ, биология, тарих, 11 нче июньдә - җәмгыять белеме һәм химия.

БДИ вакытыннан алдан тапшыручылар өчен, 21 нче апрельдә - рус теле, 28 нче апрельдә - математика, 24 нче апрель - чит телләр, география, химия, тарих, 5 нче майда - информатика һәм ИКТ, биология, җәмгыять белеме, рус әдәбияты, физика.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының әмере бастырылган "Российская газета" искәртеп узганча, төп дулкын вакытында ярышларга, олимпиадага, смотрларга, тренировка җыеннарына яки дәвалануга китүче, имтиханнар тапшырасы көнне укырга яки даими яшәү өчен чит илгә китүче чыгарылыш сыйныф укучылары БДИны вакытыннан алда тапшыра ала. Имтиханны кабул итү вакытында хәрби хезмәткә чакырылган һәм үткән елларда мәктәпне тәмамлаган кешеләр вакытыннан алда тестларны яза ала.

Яңадан БДИ тапшыру хокукына ия һәм үткән елларда мәктәпне тәмамлаганнарга 2014 нче елның 8 нче маенда һәм 16 нчы июлендә төрле фән буенча БДИ тапшырырга рөхсәт ителә. 16 нчы июньдә - чит телләр, җәмгыять белеме, биология, информатика һәм ИКТ, 17 нче июньдә - география, химия, рус әдәбияты, тарих, физика, 18 нче июньдә - рус теле, 19 нчы июньдә - математика, 7 нче июльдә - рус теле, химия, информатика һәм ИКТ, 9 нчы июльдә - математика, география, чит телләр, 11 нче июльдә - җәмгыять белеме, рус әдәбияты, физика, 14 нче июльдә - биология, тарих.

Барлык фәннәр буенча БДИ сәгать 10.00да башлана.

Математика, физика, рус әдәбияты, информатика һәм ИКТ буенча БДИ 3 сәгать 55 минут (235 минут) дәвам итәчәк, рус теле, тарих, җәмгыять белеме буенча - 3 сәгать 30 минут (210 минут), биология, химия, чит телләр (инглиз, француз, немец, испан) буенча - 3 сәгать (180 минут).

Математика буенча БДИда линейка кулланырга рөхсәт ителә, физика буенча БДИда - линейка һәм программалаштырылмый торган калькулятор; химия буенча - программалаштырылмый торган калькулятор; география буенча - линейка, транспортир, программалаштырылмый торган калькулятор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса