Җәмгыять

БДИ буенча “кайнар линия” эшли башлады

Иртәгә чыгарылыш сыйныф укучылары мәҗбүри имтиханнарның беренчесен - рус теле буенча БДИ тапшырачак.

Моңа бәйле рәвештә, Иҗтимагый палата БДИ-2014 сораулары буенча ел саен эшләп килә торган "кайнар линия"не ача: гражданнар иртәнге 7 дән кичке 6 га кадәр 8-800-700-8-800 номерына (Россия буенча шалтырату бушлай) шалтыратып, үзләренең сорауларын бирә яисә дәүләт имтиханнарында тәртип бозулар булуы хакында хәбәр итә ала.

Бу номер буенча укучыларга гына түгел, ә әти-әниләр һәм укытучыларга да шалтыратырга мөмкин. "Кайнар линия" шулай ук 5 һәм 11 июньдә, ягъни чыгарылыш сыйныф укучылары математика, җәмгыять белеме һәм химиядән БДИ тапшырган көннәрдә эшлиячәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Реклама

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> БДИ буенча “кайнар линия” эшли башлады
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

Җәмгыять