Базарда наркотик сатучы ханым тоткарланган
Яр Чаллыда 37 яшьлек бер ханым базарда наркотик саткан.
Аның фатирыннан тентү вакытында 40 кг нан артык үсемлек рәвешендәге наркотик табып алынган. Ул бер ялгызы гына түгел, 35 яшьлек иптәш хатыны белән зур күләмдә наркотик сату белән шөгыльләнгән. Баштарак базарда мәк саламы саткан. Аннары фатирларны арендага алып, анда наркотик матдә сата торган булган һәм бу эшкә иптәш хатынын да җәлеп иткән. Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа