Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Басым җитми. Парга да, торак милекчеләре ширкәтенә дә

Бүген Та­тарс­тан про­ку­ро­ры ку­шуы бу­ен­ча Әл­мәт­тә шә­һәр про­ку­ра­ту­ра­сы, тө­бәк то­рак инс­пек­ци­я­се һәм ида­рә­че ком­па­ни­я­ләр вә­кил­лә­ре граж­дан­нар­ны ка­бул ит­те.

Җир­ле ха­ки­ми­ят һәм дәү­ләт хез­мәт­лә­ре та­ра­фын­нан мө­рә­җә­гать­ләр­не ка­рау тәр­ти­бен бо­зу, шу­лай ук ком­му­наль ху­җа­лык тар­ма­гы­на ка­ра­ган мәсь­ә­лә­ләр - бү­ген­ге оч­ра­шу­га ки­лү­че­ләр­не бор­чы­ган проб­ле­ма­лар.

Про­ку­ра­ту­ра би­на­сын­да уз­ган оч­ра­шу­га хак­лык, җа­вап эз­ләп ки­лү­че­ләр ара­сын­да Лу­и­за Га­би­то­ва да бар. Шә­һәр­нең За­ри­пов прос­пек­тын­да­гы 7 нче йорт­та яшәү­че бу га­и­лә җы­лы­лык бул­мау­дан, шу­ның ар­ка­сын­да бө­тен фа­тир­га күк­се ис та­ра­лу­ын­нан зар­ла­на.

- 1 ок­тябрь­дән йор­ты­быз­да­гы 4 подъ­езд­га җы­лы бир­де­ләр, без­не­кен­дә - поч­мак фа­тир­лар­да пар юк. "Көн­ба­тыш кап­ка" то­рак ми­лек­че­лә­ре шир­кә­те­нә (ТСЖ) бар­дым, ан­да: "П­роб­ле­ма ко­тель­ный­да", - дип җи­бәр­де­ләр. Алар исә: "Без ким­че­лек­ләр­не бе­тер­дек, ТСЖ бе­лән аң­ла­шы­гыз", - дип ки­ре бор­ды­лар. Соң­гы­ла­ры ахыр чик­тә: "Сез­гә ба­сым ба­рып җит­ми", - ди­гән сыл­тау тап­ты.

Пар­сыз­лык­ның җә­фа­сы үзәк­кә үтә тор­ган сал­кын бе­лән ге­нә чик­лән­ми. Фа­тир ди­вар­ла­ры кү­гә­рек бе­лән кап­лан­ган. Җит­мә­сә уры­ны-уры­ны бе­лән кү­гә­рек өс­тен­дә яшел "мүк" пәй­да бул­ган. Өч бүл­мә­ле бу фа­тир­да 6 ке­ше го­мер итә. Өл­кән­нәр ба­ла­ла­ры, 1 яшь­лек онык­ла­ры өчен бор­чы­ла. Бу шарт­лар­да са­бый­ның авы­ру­га са­бы­шу­ын­нан кур­ка алар.

- Күп­тән тү­гел ясал­ган ре­монт­ны эш­тән чы­гар­ган кү­гә­рек­не нәр­сә бе­лән ге­нә эш­кәрт­мә­дек, җы­лы­лык бул­ма­гач, кип­ми дә, бет­ми дә. ТСЖ бел­геч­лә­ре: "Тә­рә­зә­гез­не ачык то­ты­гыз, җил­лә­сен", - ди­ләр. Бу сал­кын­да пар­сыз фа­тир­да яшь ба­ла бе­лән ни­чек тә­рә­зә­не ачык тот­сын­нар.

Әле­ге го­зер­лә­рен Га­би­тов­лар Әл­мәт му­ни­ци­паль ра­йо­ны баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ның со­ци­аль чел­тәр­дә­ге төр­ке­ме­нә дә җи­бә­реп ка­ра­ган. Әле ан­нан хат-хә­бәр юк. Про­ку­ра­ту­ра­да уз­ган оч­ра­шу­да исә проб­ле­ма яң­гы­ра­гач, ТСЖ ди­рек­то­ры Зөл­фия Нә­фый­ко­ва мәсь­ә­лә хәл ител­де дип җа­вап тот­ты. Ә чын­лык­та фа­тир­лар­да дым­лы сал­кын һа­ва ха­ким­лек итә. Га­би­тов­лар про­ку­рор урын­ба­са­ры исе­ме­нә га­ри­за кал­ды­рып, бы­ел кыш­ның үтә дә сал­кын бу­ла­ча­гын уй­лый-уй­лый, проб­ле­ма­ла­ры хәл ите­лә­се­нә өмет бе­лән кит­те. Ул ак­ла­ныр­мы? Кө­теп ка­рыйк.

Ләй­лә­гөл МИ­НА­Е­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250