Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Башлык Әлмәттән китүдән баш тартты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген район Советы сессиясендә һәм шәһәр Советы утырышында катнашты. Депутатлар 2016 елның социаль-икътисади үсешенә нәтиҗәләр ясады һәм агымдагысына бурычлар билгеләде.

2017 ел безнең төбәк өчен үсеш елы, шактый проблемаларны чишү елы булды. Төзелеш, төзекләндерү, эшмәкәрлекне үстерү, инвестицион проектлар булдыру, авыл җирлекләренең социаль-икътисади торышын яхшырту, авыл хуҗалыгы өлкәсендә катгый чаралар күрү быел да дәвам итәчәк. Узган елгы нәтиҗәләр хакында депутатлар һәм шәһәр активы алдында чыгыш ясаган район башлыгы Айрат Хәйруллинны Президент Әлмәт патриоты дип атады.

– Күптән түгел Айрат Ринатовичка шалтыратып: «Әлмәттә зур эшләр башкардың, үзеңне күрсәттең, Казанга кайтырга вакыт», дигән идем, «Мин Әлмәттә калырга телим. Җитди планнар, проектлар тормышка ашырасым бар», дип җавап бирде. Әлмәтне ул үз шәһәре кебек якын күрә, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Бездә башкарылган күркәм гамәлләргә күрсәтеп, Президент чеметтереп тә алды:

– Беренчедән, авыл хуҗалыгы буенча «аксыйсыз». Шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга ярдәм күрсәтергә кирәк. Сезнең бит җиләк, яшелчә үзәнлеге буенча үрнәк булырдай проектларыгыз бар. Авылларда шартларны яхшырту сорала. Халык шәһәргә генә күченеп бетәргә тиеш түгел, авылда да бизнес җәелдерү җаен булдырып, төпләнеп калырга мөмкинлек бар. Бу юнәлештә сезгә җитди уйланырга, катгый чаралар күрергә кирәк. Икенчедән, сәламәтлек саклау буенча Әлмәт 9 нчы урында, халыкның медицина өлкәсеннән канәгать булуы буенча – 40 нчы урында. Заманча бина, җиһазлар белән генә булмый, белемле белгечләр, иң мөһиме. Тәнкыйть мәгариф өлкәсенә дә кагыла. 19 нчы урын бу юнәлештә. Нефтьчеләрнең белем бирүгә керткән хезмәте искиткеч зур. Ә нәтиҗә яхшылардан түгел. Әлмәттә иң яхшы университет булдырырга кирәк. Әмма урта белем начар була торып, моны гамәлгә ашырып булмый.

Әлмәт җитәкчелеге дә кимчелекле якларны яшерми. Айрат Хәйруллин бу өлкәләрдәге күрсәткечләрне яхшырту буенча эшләргә, чаралар күрергә ышандырды. Рөстәм Миңнеханов исә югарыда әйткәннәрен кимчелек дип атамады:

– Кимчелек түгел бу. Сез һәрвакыт алдынгы булырга тиеш. Җитешсез якларыгыз белән танылу килешми. Әлмәт барлык өлкәдә дә бишлектә генә булсын – бурыч шул сезгә.

Сессия күркәм традиция буенча дәүләт бүләкләре тапшыру белән тәмамланды. Шулай ук «Әлмәтнең Мактаулы гражданины» исеме дә үз иясен тапты – «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Магановны депутатлар көчле алкышлар белән тәбрик итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса