Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы медиа-нәтиҗәлелек буенча рейтинг унлыгына кергән

Быел беренче тапкыр Татарстан министрлыкларының, ведомстволарының, шәһәр һәм муниципаль район башлыкларының медианәтиҗәлелеге рейтингы төзелде.

«Промо Рейтинг» агентлыгы  дәүләт хезмәткәрләренең 2020 елның 1 нче кварталы  эшенә бәя бирде. 

Рейтингның лидерлар унлыгына Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов та кергән. Биредә ул сигезенче баскычны били. 

2019 елның дүртенче кварталы рейтингы белән чагыштырганда, Тимур Нагуманов ике позициядән калышкан. Элек ул алтынчы урында булган. 

Рейтингны оештыручылар билгеләп үткәнчә, нәтиҗәгә яңа Covid-19 коронавирус инфекциясенә бәйле  вакыйгалар йогынты ясаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса