Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзәк сайлау комиссиясе Россиянең кайбер төбәкләрендә Конституция буенча электрон тавыш бирүгә әзерлек башлаган

РФ Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәтмәләр кертүгә тавыш биргән вакытта Россиядә дистанцион тавыш бирү системасын сынаячак.

Бу хакта РФ Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова хәбәр иткән дип яза Sputnik радиосы.

“Сүз әлегә өч-дүрт төбәк турында барырга мөмкин, элек кулланылган “Мәскәү" технологиясе нигезендә генә”, - дигән Элла Памфилова.

Аның фикеренчә, дистанцион тавыш бирү системасының уңай яклары күп.

Система кешеләрне вируслар йоктыру куркынычыннан саклау һәм тавыш бирүгә күбрәк катнашучыларны, шул исәптән яшьләрне җәлеп итү мөмкинлеге бирә.
Сайлау комиссияләре хезмәткәрләренә сайлау документлары белән эшләү тизлеген һәм төгәллеген арттыру мөмкинлеген дә бирәчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса