Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә урам этләренә чип куя башладылар

Әлмәттә урамда йөрүче этләргә чип куя башладылар. Моның белән «БиО» оешмасы шөгыльләнә. Март башыннан әлеге оешма тарафыннан 50 гә якын эткә чип куелган.

Оешма җитәкчесе Рамил Ибраһимов процедураларның ничек узуы турында сөйләгән. Иң элек "Халык контроле" яки торак сәясәте һәм ТКХ департаментына хуҗасыз хайваннар турында шикаятьләр килә. Гаризада этләрне кайда күрүләре турында да булырга тиеш. Алга таба мөрәҗәгатьләр эшкәртелә һәм заказ формалаша. Бригада тарафыннан барлык  мәгълүматлар, шул исәптән җенес һәм төс үзенчәлекләрен күрсәтеп, махсус журналда теркәлә.

Рамил Ибраһимов сүзләренә караганда, этләрне тоткач, махсус автомобильдә котыру авыруын булдырмау өчен аларны приютка карантинга илтәләр.
Изоляциядән соң этләргә авырулардан вакцина ясала һәм паразитларга каршы эшкәрү эшләре үткәрелә. Тагын ике атна дәвамында алар ветеринар күзәтүе астында була. Соңгы тикшерүдән соң этләр стерилләштерелә һәм аларга бирка куела. Җайланма сәламәтлекләренә куркыныч тудырмый.
Барлык тиешле процедуралар үткәрелгәннән соң, эт агрессив түгел икән, аны чыгаралар. Әгәр дә хайванның үз-үзен тотышында тотрыксызлык сизелсә, ул приютта яшәргә кала.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса