Башкортстанда микроавтобус белән фура бәрелешеп җиде хатын-кызның гомере өзелгән
Бүген Мәскәү вакыты белән 15 сәгать 30 минутта Уфа-Инзер-Белорецк трассасында коточкыч һәлакәт булган.
Mercedes-Benz фурасы белән бәрелешкән Volkswagen микроавтобусында сигез кеше бара торган була. Пассажирларның барысы да хатын-кыз. Фаҗигадә җиде кеше һәлак булган. Микроавтобус шоферы авыр хәлдә шифаханәгә озатылган.
Алдан тикшерү версиясе буенча, авариягә микроавтобусның каршы як полосага чыгуы сәбәпче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа