Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Башкортлар татарларны судка биргән

«Газпром»ның Башкортстандагы бүлендек компаниясе «Түбән Кама нефтехим»нан акча түләттерергә җыена.

«Газпром нефтехим Салават» Татарстан арбитраж судына «Түбән Кама нефтехим»нан 93,737 млн сум акча түләтү хакында дәгъва гаризасы биргән, дип хәбәр итә «Интерфакс». Гариза кабул ителгән. Алдан була торган утырыш 26 мартка билгеләнгән. Әмма дәгъваның ни хакында булуы материалларда бәян ителми.
«Газпром нефтехим Салават» - нефтехимия компаниясе. Ул бензин, дизель ягулыгы, керосин, төрле нефть продуктлары, сыекландырылган газлар, бутил спирты, пластификаторлар, полиэтилен, полистирол, аммиак, карбамид җитештерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса