Реклама
"Куркусыз 90 еллар" кайта? Казанда булган вакыйга нәкъ шул елларны хәтерләтә. Кичә кич бер төркем яшьләр Рено машинасында Нариманов урамындагы бер кибет янына килеп туктый.
Салоннан чыгарга да өлгермиләр, алар ның юлын икенче бер автомобиль бүлә. Берниниди кисәтүсез Ренога пневматик коралдан ата башлыйлар. Патроннары беткәч, машинаның тәрәзәләрен, көзгеләрен ватып, качалар.
Әлеге атыш нәтиҗәсендә 2 кеше зыян күрә. Алар хастаханәгә озатыла. Зыян күргән егетләр полициягә гариза язудан баш тарта. Кыерсытучылар танышлары булгандыр дип фаразлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа