Әлмәт таңнары

Башка шәһәрдән килүче фатир баскан

Полиция Казанның Яңа Савиново районында булган фатир басу очрагында гаеплене кулга алган.

34 яшьлек казанлы полициягә мөрәҗәгать итеп, фатирыннан 390 мең сумнан артык бәягә матди кыйммәтләр һәм акча югалуын хәбәр иткән. Хокук сагында торучылар әйберләр югалган төнне аның фатирында яңа танышы кунак булып киткәнен ачыклаган. Ул күпсанлы бармак эзләрен калдырган. Оператив чаралар нәтиҗәсендә каракның эзенә тиз төшкәннәр. Ул 26 яшьлек Екатеринбург кешесе булып чыккан. Аннан казанлының әйберләрен табып алганнар.

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: