Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Баш миенә зарар китерә торган начар 10 ГАДӘТ

Боларны һәркем исендә тотарга тиеш.

Аралашу җитмәү. Мичиган штаты университетында узган тикшерүләрдән күренгәнчә, көненә ун минут аралашу гына да акыл сәләтен үстерә. Моның өчен урамга чыгып сөйләшер өчен кеше эзләп йөрү мәҗбүри түгел, туганыгыз яки дустыгыз белән телефоннан аралашу да җитә.

Шикәрне күп куллану. Шикәр баш миендә нейрон барлыкка килү өчен җавап бирә торган нейротрофик факторга тискәре йогынты ясый.
Баш миен күнектермәү. Китап уку, башваткычлар чишү баш миен яхшы эшләтә.

Иртәнге ашны ашамау. Нәтиҗәдә кандагы глюкоза кими, ул, үз чиратында, баш мие эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый.

Зарарлы ризыклар. Фастфудлар баш миендәге күзәнәкара бәйләнешкә зыян китерә.

Кесә телефоннары. Аны йоклаган вакытта мендәр янына куярга ярамый.

 

Су аз эчү.

Исерткеч эчемлекләр куллану.

Тәмәке тарту.

Спорт белән шөгыльләнмәү.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса