Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Барысы да ветераннар өчен!

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын тантаналы билгеләп үтәргә бер ел да ике айдан азрак вакыт калып бара.

Илнең данлы тарихын тәшкил иткән Бөек Ватан сугышы, ил азатлыгы өчен көрәшүчеләрнең, тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы һәм фидакарьлеге онытылырга тиеш түгел. Ватанны яратуларын үз-үзләрен аямый раславы - сугыштан соң туган буыннарга үрнәк булды. Бүген дә шулай дәвам итәргә тиеш. Бу хакта Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү буенча муниципаль районның оештыру комиссиясе утырышында сүз булды. Атап әйткәндә, яшь буынга патриотик тәрбия торышы турында сөйләштеләр.

Патриотизм - күңел халәте

Бәйрәм югары дәрәҗәдә, тирән эчтәлек белән узарга тиеш. Һәр ветеранның ничек яшәвен, нәрсәгә мохтаҗлыгын белү зарури. 2015 елның 9 маен көтеп тормыйча, аларның бөтен гозерләрен үтәү, күз уңында тоту төп бурыч. Шулай булганда бу игътибарны һәм хөрмәтне, җылы мөнәсәбәтне яшьләр дә тоячак. Ә бу - патриотик тәрбия эшендә иң мөһиме.

Оештыру комиссиясе эшендә катнашкан Татьяна Водопьянова чыгышында "патриотизм - ул күңел халәте" дип атады.

  • Шуңа күрә әлеге хисне тәрбияләү адреслы, ягъни һәркемне күз уңында тоткан булырга тиеш. Мин бу халәтне "мәңгелек эш" дип атыйм,-дип ассызыклады башкала кунагы.

Чарасына караганда, катнашучысы кыйммәт

Балалар - гражданлык тәрбиясен нәтиҗәлерәк сеңдерүчеләр буларак билгеле. Кем әйтмешли, шәхес формалаштыруда нигездә чаралар түгел, ә анда катнашудан туган күңел халәте әһәмиятлерәк. Шуңа күрә мәктәпләрдә бу юнәлештә максатчан эш алып барыла да. Бу турыда комиссия утырышында мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Әмирова билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, сугыш җырлары смотр-бәйгеләрендә, "Хәрби хезмәткә чакырылучы көне", "Аҗаган" уены, эзләү отрядлары (бездә 130 бала бу эш белән шөгельләнә), тимурчылар хәрәкәте (3156 укучы шушы исемне йөртә) кебек ярышларда һәм җәмәгать эшләрендә катнашканнар Ватанны саклау эшенә шәхси өлеш кертүләрен аңлый һәм җаваплылык тоя.

  • Патриотик тәрбия юнәлешендә "Сугышчан дан" музейлары эшчәнлеге дә ярдәм итә. Рус-Акташы мәктәбе музеенда мисал өчен, 500 дән артык төп нөсхә документлар: ветераннарның фотографияләре, истәлекләре, бүләкләре, башка шәхси әйберләре тупланган, дип билгеләп үтте чыгышында мәгариф идарәсе вәкиле. - Башка музейларда да Ватан сугышында, башка кораллы каршылыкларда катнашкан якташларына багышланган экспозицияләр бар.

Дәһшәтле сугыш шаһитрлары саны сирәгәя баруны искәртеп, очрашуда катнашучылар укучыларның ветераннар белән күрешүләрен ешрак уздырырга тәкъдим итте.

Тәрбия - математика түгел, төгәллек кирәк

Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Родион Карпов яшүсмерләр клубларында киң эш җәелдерелүе, шулай ук ФОРПОСТ эшчәнлегенең шушы максатны күз уңында тотуын билгеләп үтте. Яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту, чыныктыру, спортка тарту өчен шартлар булдыруы да игътибарсыз калмады. Җыеп әйткәндә, идарә җитәкчесе чыгышын төгәл саннарга корган иде. Мисал өчен, ул төбәктә 567 спорт объекты, 8 спорт мәктәбе эшләвен, ел саен ким дигәндә төрле дәрәҗәдәге 25-30 чемпионат кына уздырылуын искәртте. Алар башлангычы белән хәрби-патриотик тәрбия темасына уздырган 360 чарада 5400 дән артык яшь әлмәтле катнашкан.

Чыныктыру дигәннән, хәрби комиссариат булачак солдатларның физик әзерлеген даими контрольдә тота икән. "Гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү турында"гы башкарма комитет карары нигезендә мәктәпләрдә егетләрнең ныклыгын сыный башлаганнар инде. 14 уку йортын йөреп чыгарга өлгергәннәр.

  • Күргәннәрдән чыгып, үсмерләрнең физик әзерлеге торышы буенча Әлмәттәге 4 санлы урта мәктәп һәм Иске Суркино авыл мәктәбе иң яхшылар рәтендә, - диде Әлмәт хәрби комиссариатының бүлекчә җитәкчесе Евгений Гурьков.

Оештыру комиссиясе утырышында мәртәбәле юбилейларга кадәр ветераннарга ярдәмгә волонтерларны җәлеп итү, сугыш ветераннарының социаль паспортын булдыру,"Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы" дип аталган махсус счет ачу, сәүдә нокталарын хәйриячеләр өчен урнолар урнаштыру турында килештеләр. Ветераннарның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту, 70 еллыкны билгеләп үтү чараларына СМС-хәбәр ярдәмендә акча күчерү ихтималын да өйрәнәчәкләр. Бөек Ватан сугышы ветераннарының караучысыз калган ташландык каберлекләрен тәртипкә китерү, шулай ук Кузай һәм Борискино авылларында һәйкәлләрне төзекләндерү, "Барысы да фронт өчен! Барысы җиңү өчен!" дип тырышкан тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә дә һәйкәл булдыру турында да сүз булды. "Юбилей тантанасына кадәр һәр көн бәйрәм кебек кабул ителсен". Район башлыгы Мәҗит Салиховның теләге шундый.

Ләйләгөл Минаева

Сугыш шаһитлары барлыгы - 4660 кеше: бүгенге көндә җирлектә Бөек Ватан сугышында катнашучылар 213 кеше. 67 әлмәтле "Германияне җиңгән өчен" һәм "Японияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнгән. Шәһәр һәм районда сугыш ветераннарының 252 толы, 10 фашист концлагерьлары тоткыны, Ленинград блокадасын узган 6 кеше, 4112 тыл хезмәтчәне яши.

"Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту турында"гы Федераль закон нигезендә программасы буенча 339 ветеран фатир белән тәэмин ителгән. Тагын 25-е чиратта тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250