Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Банктан акча алганда сак булыгыз. Берәү 130 мең сумыннан колак каккан

Банк счетыннан зур күләмдә акча алучы пенсионер ханым әле офиста чагында ук шикле бер адәмгә игътибар итә.

Ул акчаны сумкасына сала да кайтыр юлга чыга. Автобус тукталышында торганда да шул ук шикле кеше аның күзенә чалына. Өй янында да билгесез адәм аның артыннан калмыйча ияреп килә. Пенсионер ханым, нидер буласын сизенеп, адымнарын кызулата төшә. Тизрәк подъезд ишеген ачып эчкә үтә. Тик теге адәм дә аның артыннан йөгереп керергә өлгерә. Ул ханымның башын стенага бәрә дә, кулыннан сумкасын тартып алып юкка чыга.

Фатирына менеп җиткәч, ханым полициягә шалтырата. Килеп җиткән хокук сакчылары аны шифаханәгә илтәләр, ә үзләре җинаятьчене эзләүгә керешәләр.

Бу хәл Казанда апрель азагында була. Кеше талаучы тоткарлана. Хәзерге вакытта җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса