Банкоматны таламакчы булганнар
Бүген Арчада төнлә банкоматны "чишендерергә" теләгәннәр.
Билгесез кешеләр механик юл белән кафеларның берсендә урнашкан банкоматны ватмакчы булганнар. Акчага кадәр барып җитә алмый калганнар, тизрәк качу ягын караганнар. Лениногорскида да исерек ир-ат янәшәдә каравыл һәм күзәтә булмавын белеп, түләүләр терминалын ачмакчы булган. Аның да зур акча кулга төшерү турындагы хыялы тормышка ашмаган. Патруль-пост службасы хезмәткәрләре 28 яшьлек лениногорскилыны кайнар эзеннән тотканнар. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа