Банкоматларга эре купюралар гына тутырачаклар
Россия банклары автоматларга вак купюралар салуны туктата.
Кулланучылар хокукларын яклау берлеге әлеге ситуацияне үз кулларына алуны һәм банкларның фаразланган гамәлләрен булдырмауны сорап, Үзәк банкка мөрәҗәгать иткән. Язмада банкларның банкоматлардан акча алу буенча операциядә уртача күләмне ясалма арттырырга җыенулары турында әйтелә. Банклар моны "чит" клиентлардан кергән акчаны югалтмас өчен эшләргә тели икән. Картаны чыгарган банк чит банкоматларда акча алган өчен гомум комиссия билгели. Бу акчаның бер өлеше банкка кала, ә комиссияне халыкара түләү системасы үзенә алып, аны банкомат хуҗасына "бүләк итә".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа