Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Банкка шартлаткыч кую хәбәре ялган булган

Мәгълүм булганча, бүген иртән Эчке эшләр министрлыгы пультына башкаладагы бер коммерция банкына шартлаткыч кую турында хәбәр килүе турында язган идек. Министрлыкның матбугат үзәге мәгълүматларынча, әлеге хәбәр ялган булган.

Әмма моны ачыклаганчы полиция хезмәткәрләренә, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ашыгыч ярдәм вәкилләренә коммерция банкының тугыз бүлекчәсен тикшерергә, финанс учреждениесе офислары булган йортларда яшәүчеләрне эвакуацияләргә туры килә.

Хәзерге вакытта ялган хәбәр таратучыга карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе тикшерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса