Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Банк картасы белән бәйле мошенниклык гамәлләре ешайды

Кагыйдә буларак, кырыгалдарлар кешеләрне банк картасын блокировкадан чыгару зарурлыгы турында смс-хәбәрләр җибәреп алдыйлар икән.

Хәзер кем генә банк картасыннан файдаланмый. Аның белән банктан акча да алабыз, кибеттә дә шуның белән түлибез. Соңгы араларда кешеләргә банк картасы блокировкалану турында смс-хәбәрләр килә башлаган. Аны блокировкадан чыгару өчен, янәсе, хәбәрдә күрсәтелгән номерга шалтыратып, парольне хәбәр итәргә кирәк. Көтелмәгән хәлдән югалып калган кеше «белгеч» кушканнарны үтәргә ашыга. Шулай итеп, кешеләрнең кредит картасыннан күпмедер акчалары гаип була. Шушы араларда гына Түбән Камадан 47 һәм 60 яшьлек ике хатын-кыз шундый аферистларга юлыгып, шул рәвешле 18 һәм 10 мең сум акчаларыннан колак каккан. «Мошенниклык» факты буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаятьчеләрне эзләү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250