Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Банк карталарыннан акча урлаучы тотылган

32 яшьлек Ижау кешесе банкоматларга скимминг җайланмасы куеп, Чаллыда 7 кешенең банк карталарыннан акча урлаган.

Ул җинаятьчел гамәлен ныклап әзерләгән. Банкомат клавиатурасы өстенә видеокамера әмәлләп, пластик карта хуҗаларының ПИН-кодларын яздырып алган. Банк карталарының реквизитларын кулына төшереп, ялган карталар ясаган һәм "корбан"нарының хисабыннан акча алган. Шулай итеп, ул кесәсен 66 мең 300 сумга тулыландыра. Ләкин полиция хезмәткәрләре аның эзенә төшә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса