Банк бухгалтеры әлмәтлеләрнең акчасын үзләштергән
Әлмәттә банкта эшләүче бер бухгалтер 5 ел буена вкладчыларның акчаларын үзләштергән.
Килгән зыян барлыгы 6 миллион сумнан артып китә. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Аның гаебе дәлилләнгән очракта, ханымга 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү һәм 1 миллион сум күләмендә штраф яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа