Балыкчыларның 13 ен дә коткарганнар
Шимбә көнне 112 номерына Тукай районының Боерган бистәсе янында Кама елгасында балыкчыларның бата башлавы турында хәбәр килә.
Аларны коткару өчен 12 коткаручы һәм 5 техника җибәрелә.Балыкчыларның икесе ярдан 1 чакрым ераклыктагы утрау янында була, боз убылу аркасында алар ярга чыга алмый. Коткаручылар аларны көймә белән ярга чыгарган. Утрауда исә тагын 11 балыкчы барлыгы беленә. Аларны "Хивус-6" җайланмасы ярдәмендә коткарып калганнар, дип хәбәр итә Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа