Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалары булган гаиләләргә нинди түләүләр карала?

Владимир Путин балалары булган гаиләләр өчен каралган яңа ярдәм чараларын тәкъдим итте.

Моңа кадәр ана капиталына хокукы булган гаиләдәге 3 яшькә кадәрге һәр балага 5 мең сум күләмендә түләүләр билгеләү турында  игълан ителгән иде. Бу акчаларны гаилә өч ай дәвамында алу хокукына ия.

Моннан тыш, ата-анасы вакытлыча эшсез калган гаиләләр өчешәр мең сум күләмендәге түләүләр ала. Алар шулай ук өч ай дәвамында түләнә.

Бүген Владимир Путин  яңа ярдәм чараларын тәкъдим итте:

         1. 1 июньнән бер гаилә әгъзасының кереме яшәү минимумыннан әзрәк булганнар 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларга (7 яшьне кертеп) түләү  рәсмиләштерә алачак. Әлеге түләүләр агымдагы ел башыннан биреләчәк.

"Шулай итеп гаилә гаризаны июньдә биреп, шунда ук агымдагы елның  беренче яртыеллыгы өчен тиешле түләү суммасын алачак", - диде ил башлыгы.

Гаилә ай саен шундый түләүләр алачак. 

        2. Бала карау буенча пособие күләме ике тапкырга, ягъни 3375 сумнан 6751 сумга кадәр күтәреләчәк. Әлеге пособиене эшләмәүче гражданнар ала. Шул исәптән студентлар, яшь ата-аналар. Владимир Путин аларга ярдәм итү мөһимлеген әйтте. 

        3. 5 мең сум күләмендәге түләүләр ана капиталын алучыларга гына түгел, өч яшькә кадәрге балалары булган барлык гаиләләргә дә биреләчәк.

"Ай саен бирелә торган 5 мең сум күләмендәге түләүләрне хәзер 3 яшькә кадәрге балалары булган барлык гаиләләр дә алачак", - диде Владимир Путин.

        4. Шулай ук ил башлыгы 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр өчен каралган түләүләр турында да хәбәр итте.

"Агымдагы елның 1 июненнән 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр һәр балага 10 мең сум күләмендәге  бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачак", - диде Владимир Путин. 

Гаризаны иртәгәдән үк  дистанцион рәвештә  дәүләт хезмәтләре порталы аша яки Пенсия фонды бүлеге аша бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса