Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балаларга балык файдалы

Балык ризыкларын атнага бер тапкыр гына булса да куллану йокыга һәм интеллектуаль мөмкинлекләргә йогынты ясый, дип белдерә Америка галимнәре.

Тикшеренүләрдә 9-11 яшьлек 541 бала катнашкан.

Балалар анкеталарда узган айда ничә тапкыр балык ризыклары ашаулары турында язган.

Аннары алар вербаль һәм вербаль булмаган сәләтне бәяләү өчен IQ тестын («балалар өчен Векслер интеллект шкаласы») узган.

Йокы сыйфаты ата-аналар җавабына нигезләнеп бәяләнгән.

Атна саен балык ашаган балалар, калганнарга караганда, 4,8 баллга күбрәк җыйган.

Аларның йокылары бозылу очраклары да сирәк булган.

http://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса