Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар табигатьне сакларга чакыра

5 июнь - Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитны саклау көне уңаеннан Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркында Әлмәт мәктәпләре укучылары арасында уздырылган "Экобелем" бәйгесе җиңүчеләрен билгеләү тантанасы узды.

Әлеге чарага килүчеләр яшүсмерләр клубларында тәрбияләнүчеләрнең төрле кул эшләре, мәктәп укучыларының рәсемнәре белән дә таныша алдылар. Шунысы кызык, кул эшләре барысы да пластик шешә, кәгазь һәм башка икенчел чималдан ясалган. Ә рәсемнәр, плакатлар "Табигатьне сакла" язуы белән бизәлгән. Балалар, яшүсмерләр шул рәвешле табигатьне сакларга чакыра.

Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитны саклау көне 1972 елның 15 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан расланган. Әлеге датаны сайлау БМОның әйләнә-тирә мохит проблемалары буенча конференциясе ачылуга бәйле булган, аннан соң Берләшкән Милләтләр Оешмасы әйләнә-тирә мохит буенча программа эшләгән.

- Балаларга экологик тәрбия бирү - иң мөһим бурычларның берсе. Бөтен укытылган дәресләр дә экологиянең нәрсә икәнлеген аңлату өчен хезмәт итә, - диде Бөтенроссия табигатьне саклау оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Илшат Бакиров. - Без югары технологияләр заманында яшибез. Гап-гади инженер бары бер төймәгә басып, ярты җир шарын юкка чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә дә табигатьне саклау балага ана сөте белән керергә тиеш.

Бәйрәм мәктәп укучылары әзерләгән концерт программасы белән үрелеп барды.

Роза Сәхбетдинова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса