Балалар кагыйдә бозучыларга нәсихәт итә
"Көлкәй" балалар бакчасына йөрүчеләр ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә "Куркынычсызлык инструктажы" уздырды.
Әлеге чара юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактика максатында "Игътибар балалар!" республика акциясе кысаларында оештырылды.
Акция өчен оештыручылар шәһәрдәге иң "җанлы" урыннарның берсе - Герцен урамында Автовокзал тукталышын сайлаган. Бу очраклы түгел. Чөнки нәкъ менә биредә гамьсез җәяүлеләр юл кагыйдәләрен боза да. Чара катнашучылар исә шундый әлмәтлеләргә юл иминлеге кагыйдәләре турында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа