Әлмәт таңнары

Зинаида Захарова: "Балалар илһам чыганагы"

Бүген шагыйрә балалар өчен чираттагы бүләген әзерләү белән мәшгуль. Ул да булса галиҗанәп Китап.

Гөлләргә күмелгән бакча уртасында хан күләгәлеген хәтерләткән беседка. Жәйге эсседән ышыклар өченме, ял итү урынына серлелек өстәр өченме эленгән җиңел чаршаулар җилдә шаян уйнаклый. Тирә-юньгә алма исе таралган!..

Әле бу елда гына Татарстан язучылар берлегенә кабул ителгән каләм остасы Зинаида Захарова белән танышлык әнә шундый хозурлык эчендә насыйп булды. Хәер, үзе белән аралашканчы ук аның шигъри юлларга салынган хыяллары һәм уй-фикерләре белән танышырга өлгергән идем. Аның балалар өчен язылган берничә китабы өй китапханәсендә лаеклы урын били.

Алты китап авторы ("Нурлы җиһан", "Сине генә сөям", "Кем бәхетле", "Тылсымлы сарай", "Кәләй авылы асыл җир икән", "Сагыш төсен сары диләр"), шагыйрә Зинаида Захарова тумышы белән Кәләй авылыннан. 30 ел гомерен балаларга математика укытуга багышлаган мөгаллим шигъриятьтә ныклы адымнарын лаеклы ялга чыккач ясый. Аңарчы Зинаида ханымның иҗатын бары якыннары гына белә һәм, әйтергә кирәк, яратып кабул итә.

Хуҗабикә гомер буе эшләгән 3 нче мәктәбен калдыргач, Захаровлар гаиләсе тынчу шәһәр һавасын калдырып, туган авыллары Кәләйгә күченеп кайта. Биредәге иркен урамнарны тагын да бизәп туган җир туфрагында матур өй пәйда була. Аның тирәсен аллы-гөлле чәчәкләр бизи, ә яшелчә бакчасы буласы урынга бәхетле әби-бабай оныкларына иркенләп уйнарлык яшел мәйданчык булдыралар. Без аралашкан мәлдә дә алар үз көйләрен үзләре күреп рәхәтләнеп уйнап йөрде.

- Шушы балалар минем илһам чыганагым инде. Шуңа күрә оныкларымны ешрак янымда булдырырга тырышам. Алар миңа әйләнә-тирәмдәге барлык күренешкә дә үз күзлекләре аша карарга ярдәм итә, - ди Зинаида ханым.

Реклама

Бүген шагыйрә балалар өчен чираттагы бүләген әзерләү белән мәшгуль. Ул да булса галиҗанәп Китап. Бу юлы Зинаида Захарова керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен чагылдыручы, шул ук вакытта бик нәни сабыйларга да аңлаешлы һәм кызыклы булган шигъри телдә басылган әкиятләр җыентыгы.

- Туган авылы, халкы һәркемгә якын була. Миңа да кадерле кәләйлеләр! Үзләренең ярдәмчеллеге, ихласлыгы, матурлыгы-батырлыгы белән генә түгел, буыннан-буынга күчүче традицияләрен саклый белүләре белән дә ихтирамга лаек халык, - ди ул.

Шуңа күрә "Кәләй авылы асыл җир икән" исеме астында чыккан китабы да кендек каны тамган җиренә мәхәббәт белән сугарылган. Ул 2012 елда Кәләйнең 285 еллыгына багышлап бастырыла.

- Китап язу идеясы авыл башлыгы Анатолий Спиридоновныкы. Иганәчеләрен дә ул тапты. Нәтиҗәдә ул "Татнефть" акционерлык җәмгыяте, шулай ук Шәйдуллиннар гаиләсе ярдәме белән дөнья күрде. Андагы материаллар - авылдашларның күпьеллык эш нәтиҗәсе дә, - ди язучы.

...Күләгәдә бик рәхәт булса да, тирә-юньдәге матурлыкны күреп калу теләге белән бакча буйлап атлыйбыз. 30 ел математика укыткан мөгаллимәдә шигъри җан күктән иңдерелеп ана сөте белән сугарылгандыр. Юкса шулкадәр матурлыкны бер урынга җыеп гөлбакча ясау мөмкин булыр иде микән? Чәчәкләр арасыннан менә-менә Сылу кыз килеп чыгар да, Айның мәңгелек юлдашы булып күккә күтәрелер төсле...

Рәдифә НОГМАНОВА
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: