Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар берничә көн үле әниләре белән торган

25 яшьлек үле ана гәүдәсе янында ике баласы берничә көн яшәгән, дип хәбәр итә "Бөгелмә авазы" сайты.

Аларның берсе әле нибары ике-өч атналык кына. Шундый аяныч хәбәр таралды кичә Бөгелмә буйлап.

Интернет челтәрләрендә үлем сәбәбен ачыклау бара дип билгеләп уздылар, әлегә бу эш криминал ягыннан каралмый. Чөнки хатын-кызның тәнендә барнинди дә җәрәхәтләр булмаган. Хәзер аның гәүдәсе тикшерәләр, шуннан соң гына инде нинди дә булса ачыклык керергә мөмкин. Таныш-белешләре “аны үтергәннәр” дигән фикер дә.

Яшь ананың үле гәүдәсен социаль хезмәт вәкилләре таба. Аларга күршеләре мөрәҗәгать иткән. Нәтиҗәдә фатирдә өч бала булганлыгы да ачыклана, шуларның берсе – дүрт яшьлек малай аларда кунакта булган. Күршеләр сүзе буенча әлеге хатын-кызны исән-имин килеш 20 октябрь көнне күргәннәр.

http://www.bugulma-tat.ru

Фото: http://go.mail.ru/search_images?rf

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса