Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар бакчасында экологик уен узды

53 нче "Светофорик" балалар бакчасында "Гоша балаларда кунакта" дигән экологик күңел ачу чарасы булды.

Анда "Табигать йорты" директоры Галина Рябова катнашты. Чараның максаты балаларда табигать, андагы җан ияләре һәм җансыз әйберләр белән кызыксыну уяту, күпне белергә омтылыш тәрбияләү иде.

Йөрергә чыккач, балалар әбисенә кунака килгән Гоша дигән малайны очраталар. Гоша могҗизалар булмый дип ышана икән. Балалар аңа үз бакчаларының төрле тылсымнары булган могҗизаи дөнья икәнен исбатларга булалар. Төрле әкият каһарманнары балаларга үзләренең дә кайчандыр алар кебек үк кечкенә малайлар һәм кызлар булулары, әмма, табигатькә сакчыл карамаганнары, зыян китергәннәре өчен җәза рәвешендә әкият геройларына әверелүләре турында сөйлиләр. Балалар әкият геройларына элекке кыяфәтләренә кайтырга ярдәм итәләр, моның өчен табигатькә багышланган табышмакларга җавап эзлиләр, төрле биремнәр башкаралар, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса