Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар бакчаларында “Наркотиксыз тормыш” акциясе бара

"Наркотиксыз тормыш" акциясе кысаларында шәһәр һәм район балалар бакчаларында төрле чаралар үткәрелә.


1 нче "Бәләкәч" балалар бакчасында "Нәрсә ярый, нәрсә ярамый" дигән кызыклы дәрес, "Ник-нәрсәләр иленә сәяхәт" дигән физкультура-савыктыру чарасы күңелле дә, файдалы да үтте. Балалар, төрле биремнәр, күнегүләр башкарып, проблемалы хәлләрдән чыгу юлын эзләп, сәламәт яшәү рәвешенә үзләре дә өйрәнделәр, әкият геройларын да өйрәттеләр.

Рус Акташындагы "Дюймовочка" балалар бакчасында өлкән төркем балалары өчен чирәмдә хоккей һәм футбол турнирлары оештырылды. Ата-аналар арасында "Сезнең гаиләдә сәламәт яшәү рәвеше нәрсә ул?" дигән темага сораштыру үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса