Әлмәт таңнары

Балалар бакчалары өчен түләүгә партия контрольлек итәчәк

«Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге республика балалар бакчаларында түләүләр күләменә контрольне үз өстенә алырга булган.

Бу турыда Дәүләт Думасының мәгариф буенча комитеты рәисе урынбасары, «Бердәм Россия»нең «Балалар бакчаларын - балаларга» проекты җитәкчесе белдерде, дип хәбәр итә партиянең төбәк бүлеге матбугат хезмәте.

Татарстанда быелдан түләү 12 процентка арта. Элек бакча өчен түләү 2283 сум булса, хәзер ул 2563 сумга әйләнәчәк.

Реклама

ТР Мәгариф министрлыгы мәгълүматларына караганда, ата-аналарга компенсация шул ук күләмдә калдырыла: беренче балага 20%, икенче балага 50% һәм өченче һәм аннан соңгы балаларга 70%. Шулай ук аз тәэмин ителгән гаиләләргә өстәмә компенсация һәм ташламалар да саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: