Бәләкәй, әмма зыяны зур
Сак булыйк. Тычкан бизгәген йоктырмас өчен кисәтү чараларын күрергә кирәк
Көзге салкыннар башлану белән тычканнар йортларга, сарайларга, гаражларга һәм башка корылмаларга үтеп керә.
Халык телендә «Тычкан чире» дип аталган авыру ничек йога һәм нәрсәсе белән куркыныч соң?
Бу уңайдан Роспотреб-надзорның Әлмәт территориаль идарәсе начальнигы Ирина Хәйруллина аңлатма биреп узды.
– Бөер синдромлы геморрагик бизгәк кимерүчеләр (соры һәм кара күсе, җирән һәм соры кыр тычканнарының башка төрләре) аша йога. Күпчелек очракта вирусны җирән кыр тычканнары тарата. Кешеләр елның теләсә кайсы вакытында авырырга мөмкин, әмма авыручылар саны җәйге һәм көзге чорда ешрак теркәлә. Әлмәт җирлегендә тычкан бизгәге белән авыручылар бар.
Берничә очрак теркәлде инде. Бөер синдромлы геморрагик бизгәк гади салкын тиюне яки кискен респиратор авыруны хәтерләтүче йогышлы авыру – температура күтәрелә, бил авырта, бәвел тоткарлана, хәлсезлек сизелә, косасы килә, эч китә, тәндә тимгелләр барлыкка килә.
Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый. Шундый билгеләр булганда хастаханәгә мөрәҗәгать итү яхшырак, чөнки табибка вакытында күренмәгән очракта өзлегүләр барлыкка килүе ихтимал.
Бөер синдромлы геморрагик бизгәк һава-тузан юлы белән дә, тычкан-күселәрнең бүлендекләре белән зарарланган азык-төлек кулланганда да йогарга мөмкин. Ризыкны ябык савытларда яки кимерүчеләр керә алмаган урында сакларга кирәк. Тычкан бозган азык-төлекне ашарга ярамый, ташларга кирәк.
Әлеге куркыныч авыру белән зарарлану хәвефен киметү өчен шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү мөһим. Санитар-техник һәм кимерүчеләрне юк итү чараларын үткәрү сыналган кисәтү чараларының берсе булып тора. Шәхси йортларда торучыларны, дача хуҗаларын, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларны әлеге киңәшләрне тыңларга чакырабыз, – диде Ирина Владимировна.
Тычкан бизгәге авыруы нәрсәсе белән куркыныч? Ул кешедән кешегә йогамы?
Бу уңайдан үзәк район хастаханәсе табиблары да киңәшләрен бирделәр.
– Юк, кешедән кешегә йога алмый. Шуңа күрә тычкан бизгәге эләктергән кешеләрне курыкмыйча стационарда – инфекция, терапия һәм хирургия бүлекләрендә дәваларга мөмкин. Әлеге чир белән бер тапкыр авырган кешедә гомерлек иммунитет формалаша. Аны кабат йоктыру ихтималы юк дәрәҗәсендә. Шулай да вакытында чарасын күрмәсәң, тычкан бизгәге аркасында кешенең каны агуланырга (сепсис), үпкәсе кабарырга, башына кан саварга, бөере эштән чыгарга мөмкин. Кызганыч, бу бизгәк үлем-китем очракларына китергән мисаллар да бихисап. Шуңа күрә чирнең беренче билгеләре күренү белән үк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тычканнарга ялгыш кына орынган очракта да шикләнергә җирлек бар, – дип кисәтә табиблар.
Тычкан бизгәгеннән саклану өчен түбәндәге санитар-гигиена кагыйдәләрен үтәү шарт.
– Урманга барганда шәхси гигиена кагыйдәләрен истән чыгармагыз. Ашыйсы ризыкны, савыт-сабаны үләнгә, агач төпләренә куярга ярамый. Моның өчен үзегез белән махсус җәймә яки клеенка алып барыгыз.
– Бакчага барып яшәр алдыннан андагы өйне иң элек яхшылап юып, махсус чаралар ярдәмендә дезинфекцияләп чыгарга кирәк.
– Бакчада эшләгәндә, йорт, каралты-кура, сарай, гараж кебек урыннарны җыештырганда резин перчатка кияргә онытмагыз. Андый эшләр вакытында аяк өсте ашарга, авызга ризык кабарга да киңәш ителми. Бу кагыйдәне салам, печән өйгәндә, агач эшкәрткәндә дә онытмаска кирәк.
– Бакчада, каралты-курада чүп җыеп яткырмагыз. Йортка тычкан керә алырлык тишек-тошыкларны да томаларга кирәк. Азык-төлекне дә кимерүчеләр үтеп керә алмаслык җирдә сакларга, ашар алдыннан аларны яхшылап юарга кирәк. Суны исә кайнатып эчү хәерле.
– Табигатькә чыкканда куаклар үсмәгән коры җирдә тукталырга кирәк.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia