Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бала тудыру йортында нәниләрне алыштыру эшенә нокта куелды

Бала табу йортында балаларын алыштырган аналарга компенсация түләделәр. Кама балалар медицина үзәге аларның икесенә дә 290 меңәр сум акча бирде.

Ниһаять, бала алыштыру турындагы эшкә нокта куелды.

2013 елның көзендә Чаллыда гауга купты, ике ана да өч айдан соң үз балаларын тәрбияләмәүне белеп алды... Экспертиза аларның шиген раслады. Ачыкланганча, балаларны наркоз бүлмәсендә алыштырганнар булып чыкты. Кызчыклар бер-бер артлы туган булган. Әниләрнең исемнәре бертөрле булуы да ялгышлыкка сәбәп булгандыр - Людмила Александровна. Алар шифаханәдән мораль зыян өчен 3 әр млн сум акча сораган. Әмма шәһәр суды аларның дәгъвасын өлешчә генә канәгатьләндергән, бала тудыру йорты аларга 290 меңәр сум акча түләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса