Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бала – төп пассажир

Мәктәпләрдә язгы каникуллар башланыр алдыннан Татарстанда 17-21 март көннәрендә «Бала - төп пассажир- кисәтү акциясе үткәреләчәк.

Бу чорда автоинспекторлар балаларны куркынычсызлык каешларыннан һәм махсус креслолардан башка йөртүче шоферларга аерата җитди игътибар бирәчәк. Моннан тыш, балалар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклаячак. Һәм алар турында укыган мәктәпләренә хәбәр итәчәкләр.

Ике айда Татарстанда балалар катнашында 55 авария булды. Аларда 5 баланың гомере өзелде, 66 сы төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды. Бөтен балалар да пассажир утыргычында булганнар. Дүртесе махсус креслосыз булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса