Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балаң бакчага эләкмәсә – 7000 сум түлиләр?!

Балалар бакчасында урын җитмәгән гаиләләргә ай саен пособие түләп бару буенча КПРФ закон проекты әзерләгән булган. Әмма ТР Президенты һәм Дәүләт Советы әлеге проектны яклап чыкмаган.

КПРФ әгъзалары фикеренчә, бакчага урын җитмәгән гаиләләр ай саен 7 000 сум күләмендә пособие алып барырга тиеш. Әмма бу мәсьәлә яклау тапмаган. Әгәр закон проекты гамәлгә керсә, республика бюджеты чыгымнары 240 миллион сумга артыр иде. Президент бакчага урыннарны күбәйтү буенча болай да төрле эшләр алып барылуын, яңа бакчалар төзелүен, аз керемле гаиләләргә пособиеләр бирелеп баруын искәрткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса