Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Баклажаннан «Тещин язык» салаты

Бу салатны гурманнарга тәкъдим итәбез.

Ингредиентлар:

Баклажан - 4 кг,

Помидор - 10 данә,

Болгар борычы - 10 данә,

Сарымсак - 5 баш,

Ачы борыч - 3-5 данә,

Шикәр комы - 1 стакан,

Тоз - 2 аш кашыгы,

Көнбагыш мае - 1 стакан,

9% лы серкә - 150 г.

Әзерләү ысулы:

Баклажаннарны боҗралап турыйбыз, мискигә салып эре тоз белән тозлыйбыз һәм болгатып 30 минутка калдырабыз. Вакыт үткәч ачысы бетсен өчен су белән чайкап алабыз.

Болгар борычын, сарымсакны һәм ачы борычны юып төшләреннән чистартып куябыз.

Помидорларны шулай ук юабыз һәм кайнар суда 1 минут тотабыз. Соңыннан кайнар суны түгәбез, салкын су салып 2-3 минут тотабыз, тышларыннан арындырабыз.

Помидор, борыч, сарымсак, ачы борычны иттарткыч аша үткәрергә, шикәр комы, тоз, көнбагыш мае һәм серкә кушарга. Баклажаннарны шушы маринад белән кушарга. Һәм 30 минут өстен каплап кыздырырга.

Банкаларны сода белән яхшылап юарга, стерильләштерергә. Салатны банкаларга тутырып ябып куярга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса